Барлык яңалыклар
Новости
19 гыйнвар 2023, 12:35

Бәләбәйлеләр – икенче урында!

Уфа районының Авдон авылында кышкы өч төр спорт дисциплинасында полиатлон буенча XXXI Авыл спорт уеннары узды.  

Бәләбәйлеләр – икенче урында!
Бәләбәйлеләр – икенче урында!

Спортчылар төз атуда, көч гимнастикасында  һәм чаңгыда узышуда ярышты. Игорь Федоров, Тимур Шаймуратов, Кристина Миргалимова һәм Анастасия Сафонова составындагы Бәләбәй  командасы мактаулы икенче урын яулады.

Шәхси беренчелектә беренче урында Игорь Федоров, ә икенче урында Тимур Шаймуратов.

Ярышлар “Демография” милли проекты кысаларында узды (“Спорт-яшәү нормасы” проекты).

Регина Фәизова материалы буенча.

Фото: Бәләбәй муниципаль районы Социаль үсеш идарәлегенең физик культура һәм спорт бүлеге.

С уважением Зайфа апа.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: