Барлык яңалыклар
Новости
19 гыйнвар , 12:27

Җиңү өчен бар көчебезне салачакбыз

Мәтәүбаш авылында 2023 елда Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашу буенча яшәүчеләрнең йомгаклау җыелышы узды.

Җиңү өчен бар көчебезне салачакбыз
Җиңү өчен бар көчебезне салачакбыз

Мәтәүбаш авыл советы биләмәсе башлыгы Нәзир Гайсин һәм БР Бәләбәй районы советы секретаре Артур Садыйков авыл кешеләренә сайлап алу конкурсының шартлары һәм артабан ничек эш итү турында җетекләп сөйләделәр.

Җыелышка килгәннәр программада катнашу өчен “Мәтәүбаш авылында хәвефсез түшәмә белән заманча балалар мәйданчыгы төзү” проектын бертавыштан сайладылар.

Кызганычка күрә, бүгенгә авыл советы биләмәсендә балалар өчен бер ял урыны да юк. Көнүзәк проектны тормышка ашыру балалар һәм үсмерләрнең мәшгульлеген генә түгел,  аларны савыктыру проблемасын да хәл итүгә булышачак. Балаларның мәктәп һәм балалар бакчасыннан тыш та бер-берсе белән аралашуы мөһим.

Якынча исәпләүләргә караганда, проект буенча барлык эшләрнең гомум бәясе 1 620 000 сум тәшкил итәчәк. Яшәүчеләр республика бюджетыннан соралган сумманың 10 процентын кертергә карар иттеләр, бу 120 000 сум дигән сүз. Проектның спонсорлары да шушы кадәр акчалата өлеш кертергә ниятли. Акчаларның бер өлеше муниципалитет бюджетыннан бүленәчәк.

Җыелыш йомгаклары буенча  проекты күзәтүдә тоту җәһәтеннән бурычларны үз өстенә алачак инициатив төркем сайланды. Аның составына авыл язмышына битараф булмаган, эшне оештыра һәм проектка кагылган бөтен мәсьәләләрне халыкка җиткерә белгән активистлар керде. Акча артып калган хәлдә  мәтәүбашлылар аны балаларның уен мәйданын төзекләндерүгә тотачак.

– Урындагы башлангычларны яклау программасы безгә ошый. Без быел әлеге республика конкурсында җиңәрбез һәм балалар дуслары белән хәвефсез мәйданда уйный алырлар. Проект конкурс нигезендәге  сайлап алуда  уңышка ирешсен һәм җиңү өчен максималь бал җыйсын өчен мөмкин булганның барсын да эшләячәкбез, – диләр әти-әниләр.

 

Раушания Гайсина,

Мәтәүбаш авыл мәктәбе укытучысы.

Фото авыл биләмәсе хакимиятеннән.

Автор:С уважением Зайфа апа.
Читайте нас в