Барлык яңалыклар
Новости
19 гыйнвар , 12:23

Уфада республиканың беренче президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл куярга җыеналар

Уфада республиканың беренче президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл куярга җыеналар. Бу эш генерал Шаймуратов һәйкәленең авторы скульптор Салават Щербаковка йөкләтелгән. Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Радий Хәбиров шушы ахакта җиткерде. Башкортстан башлыгы мэры Ратмир Мәүлиевка өч көндә шушы мәсьәлә буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Уфада республиканың беренче президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл куярга җыеналар
Уфада республиканың беренче президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл куярга җыеналар

“Мортаза Гобәйдулла улына һәйкәлне нинди итеп күрүен  Салават Александровичның (Щербаков – ред. искәрмәсе) үзенән сорарга кирәк, – диде республика җитәкчесе.

“Башинформ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11 гыйнварда Мортаза Рәхимовның йөрәге тибүдән туктады. Аны мөселманнар зиратында җирләделәр. Башкортстанның беренче президенты белән бәхилләшергә 30 меңнән артык кеше килде. Матәм чарасында Владимир Пути н катнашты.

“Башинформ” буенча.

Фото:Олег Яровиков

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас в