“Депутатлар гуманитар ярдәм җыюда даими катнаша һәм якташларыбызга гуманитар йөк озата, хәрбиләр һәм медиклар урнашкан зонага бара, – диде Константин Толкачев. – Мин үзем дә анда ике тапкыр бардым, декабрьдә Херсон өлкәсендә булдым. Законнар чыгару буенча зур эш алып барыла. Хәрби хезмәткәрләргә, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм буенча законнар әзерләнә һәм кабул ителә. Фронтка ярдәм итәргә теләгән ирекмәннәр белән бәйләнеш тотабыз. Кемгәдер – биналар, кемгәдер материаллар җитми, ә кемнеңдер логистика белән проблема. Барлык депутатлар Шаймуратов исемедәге штаблар эшенә кушылды. Штаблар мобилизациядәгеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтә. Эш күп. Халыкның бердәмлеге, ярдәм кулы сузарга әзер торуы ярдәм итә”.
“Башинформ буенча.
Фото: Олег Яровиков