Барлык яңалыклар
Новости
20 гыйнвар 2023, 13:57

Уфада беренче укытучыга һәйкәл ачыла

Быел Уфада беренче укытучыга һәйкәл, шулай ук яңартылган Мәгарифне үстерү тарихы музее ачу күзаллана. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Уфада беренче укытучыга һәйкәл ачыла
Уфада беренче укытучыга һәйкәл ачыла

“Башинформ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, Русиядә 2023 ел Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Дәүләт башлыгы Владимир Путин 2022 елның июнендә тиешле указга кул куйды.

Укытучы һәм остаз елының төп максаты – педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын тану. Шуңа күрә дә барлык чараларның да укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, һөнәрне популярлаштыруга юнәлтелүе очраклы түгел, дип белдерделәр Мәгариф миинистрлыгында.

Укытучы һәм остаз елы уңаеннан республика планына барлыгы 53 чара кертелгән, дип хәбәр итте “Башинформ”.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: