Новости
20 Января 2023, 09:00

Яңа объектлар төзеләчәк

Бәләбәй үзәк  район дәваханәсе мәгълүматы буенча, “Беренче звеноны яңарту” төбәк проектының “Сәламәтлекне саклау” милли проекты кысаларында 2023 елда Рассвет һәм Өсән-Ивановка авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзергә ниятләнә. Әлегә бу авылларда медпунктлар авария хәлендәге биналарда урнашкан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яңа объектлар төзеләчәкЯңа объектлар төзеләчәк
Яңа объектлар төзеләчәк

Яңа объектлар барлык заманча таләпләргә җавап бирәчәк, анда кирәкле медицина корылмалары, җиһазлар булачак. Болар Рассветтагы  -244 һәм Өсән-Ивановка авылының 605 яшәүчесенә сыйфатлы беренче ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк.

Бүгенгә электрон сатып сатып алу эше алып барыла.

Фото “БХ” архивыннан: Байморза авылында менә нинди медпункт ачылды.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас