Барлык яңалыклар
Новости
23 гыйнвар 2023, 11:22

Башкортстанның «Китап» нәшриятына яңа җитәкче билгеләнде

Эльмира Хәйретдинова Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты директоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Башкортстан Республикасының матбугат һәм гаммәви мәгълүмат чаралары агентлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Башкортстанның «Китап» нәшриятына яңа җитәкче билгеләнде
Башкортстанның «Китап» нәшриятына яңа җитәкче билгеләнде

Эльмира Иршат кызы моңарчы Ишембай районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында эшләгән, РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылган «Мәдәният җепләре - 2022» бәйгесенең финалисты булган.

Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты – республикадагы иң зур нәшрият. Биредә башкорт, рус, татар һ.б. телләрдә матур, иҗтимагый-сәяси һәм фәнни-популяр әдәбият, төрле сүзлекләр, белешмәлекләр нәшер ителә.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: