Новости
23 Января 2023, 06:17

Радий Хәбиров Идел буе федераль округында төбәк башлыклары арасында беренче урында

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров өченче ел рәттән “Медиалогия” компаниясе төзегән медиарейтингта Идел буе федераль округы буенча хезмәттәшләре арасында беренче урынны били.

Добавить в предпочтительные источники Google
Радий Хәбиров Идел буе федераль округында төбәк башлыклары арасында беренче урындаРадий Хәбиров Идел буе федераль округында төбәк башлыклары арасында беренче урында
Радий Хәбиров Идел буе федераль округында төбәк башлыклары арасында беренче урында

Русия төбәкләре башлыкларының гомум рейтингында ул –җиденче баскычта. Бу рейтингта беренче урында Мәскәү мэры Сергей Собянин, икенчедә Чечня башлыгы – Рамазан Кадыйров. Тәүге унау арасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бар.

Экспертлар Башкортстан Башлыгының югары позициясен Радий Хәбировның Русияның яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм буенча актив эш алып баруы, республиканың махсус хәрби операция зонасында  хәрби бурычын үтәгән якташларыбызга, шулай ук аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү белән аңлата.

“Башинформ” буенча.

Фото:Олег Яровиков

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас