Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар 2023, 13:00

2023 елда БДИ тапшыру өчен 1 февральгә кадәр гариза бирергә мөмкин

Имтиханнар өч этапта уздырыла: вакытыннан алда – 20 марттан 19 апрелгә кадәр, төп вакыт – 26 майдан 1 июльгә кадәр, өстәмә – 6 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр.  

2023 елда БДИ тапшыру өчен 1 февральгә кадәр гариза бирергә мөмкин
2023 елда БДИ тапшыру өчен 1 февральгә кадәр гариза бирергә мөмкин

Ничек гариза бирергә:

 – укучылар гаризаны үз мәктәпләрендә яза,

– үткән елларда мәктәп тәмамлаучылар гаризаны район мәгариф идарәлегендә яза ала.

Гаризада имтихан бирәчәк предметларны санап чыгарга кирәк.

Укучылар өчен ике фән – рус теле һәм математика мотлак булып кала. Шул ук вакытта имтихан бирүче математикадан бердәм дәүләт имтиханының бер генә дәрәҗәсен – база яки поофильле дәрәҗәсен сайларга тиеш.

Узган елларда мәктәп тәмамлап, аттестат алган чыгарылыш укучылары математика буенча профильле дәрәҗәдә генә сынау тота ала.

Имтиханда катнашучылар башка фәннәрне үзләре сайлый. Алар югары уку йортында белем алырга теләгәннәр өчен кирәк.

БДИ һәм ТДИ мәсьәләләре буенча кызу линия телефоны: 8 (347) 218 03 81, 8 (347) 218 03 28.


Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: