+17 °С
Болытлы
2023 елда тормышка ашыру өчен беренче чираттагы проектны сайлауга багышланган йомгаклау җыелышында Бәләбәй муниципаль районы советы секретаре Артур Садыйков чыгыш ясады.
Биләмәдә яшәүчеләр тормышына кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү барышында “Знаменка авыл мәктәбенең тәрәзә блокларын алыштыру” проектының бүгенгә иң әһәмиятле булуы ачыкланды.
Җыелышта проектны финанслауга кушылуга халыкның акчалата өлеше билгеләнде. Башлап йөрүчеләр төркеменә туган авыллары язмышына битараф булмаган, актив кешеләр керде.