Новости
24 Января 2023, 04:00

Башкортстанда уртача пенсия билгеле булды

2022 елның ноябрендә Башкортстанда пенсионерларның гомум саны 1,152 миллион тирәсе кеше тәшкил иткән, аларның 176,7 меңе эшләп йөргән. Бу хакта республика статситиклары хәбәр итте.

title
Башкортстанда уртача пенсия билгеле булдыБашкортстанда уртача пенсия билгеле булды
Башкортстанда уртача пенсия билгеле булды

Чагыштыру өчен: 2022 елның гыйнварында республикада 1,149 миллионнан артык пенсионер исәпләнгән, аларның 186,5 мең чамасы эшләгән. 2022 елның ноябрь башына Башкортстанда тәгаенләнгән уртача пенсия 18 043 сумга җиткән.

“Башинформ” хезмәт министры Антон Котяковка сылтанма белән хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан Русиядә эшләмәгәннәр өчен пенсия 4,8 процентка арттырылды.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас