Тәрбиячеләре белән алар уку оешмасы биләмәсендә агачларга эленгән күпсанлы тагаракларны тазарткан, өстәп җим сипкән.
Аз гына яхшылык эшләсәң дә, күңел яктырып китә. Балалар салкын кышта кошларның ач түгеллегенә ихлас сөенәләр.
***
Миләшләремне җыймадым,
Калдырдым кошларыма.
Ходаем нигъмәте миннән
Күчтәнәч дусларыма.
Чүпләгез, кошларым,
Ач кала күрмәгез.
Ачлыкның ачысын
Кышын да белмәгез.
Беркайчан белмәгез.
Чыпчыкларым, песнәкләрем,
Кышкы урман кошлары
Килегез, көч-хәл җыегыз,
Бигрәк салкын кышлары.
Тәрәзәмнән карап торам,
Пырылдап оча кошлар,
Шатланып миләш чүплиләр
Безнең канатлы дуслар.
Зәйфә Салихова.
Фотолар гимназия-интернат сайтыннан.