Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар 2023, 15:16

“Кара генерал”ның даны мәңгелек!

“Кара генерал”, Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы сугышкан партизан отрядларын оештырган легендар шәхес,  Чехословакияның Милли батыры. Адольф Гитлерның шәхси дошманы... Күпләрегез кем турында сүз барганын аңлап алгандыр.

“Кара генерал”ның даны мәңгелек!
“Кара генерал”ның даны мәңгелек!

Әйе, туган Башкортстаныбызның, халкыбызның чиксез горурлыгына, соклануына мең лаек Даян Фәтхелбаян  улы Мурзин ул.

Әгәр исән булса, аңа быел 20 гыйнварда 102 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан республиканың төрле төбәкләрендә чаралар, шул исәптән Кушнаренкода кабатланмас шәхес истәлегенә зур фәнни-гамәли конференция узды. Бөтендөнья татар конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Рәсүл Гәрәевның оештыруы нәтиҗәсендә, без – берничә кеше анда бару, әлеге шәхесне күреп белгән, аралашкан  мәртәбәле кунакларның якты хатирәләрен тыңлау бәхетенә ирештек. Рәхмәт аңа. Күңел офыклары тагын да киңәйде, зур хәрефтән Шәхес, шундый уллары булган туган халкыбыз белән  горурлану тойгысы тагын да көчәйде.

Конференциянең Кушнаренко җирендә оештырылуы, балалар һәм үсмерләр спорт үзәге бинасы залын тутырып Кушнаренко педагогик көллияте укучыларының килүе очраклы түгел. Чөнки 1921 елның 20 гыйнварында Бакалы районының Иске Балыклы авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән Даян Мурзин балачакта укытучы булырга хыялланган. Аеруча математика фәнен яраткан. Мәктәптән соң, укытучы булырга теләп, Кушнаренко педагогия училищесына белем алырга киткән. Аны тәмамлап авыл мәктәбендә мөгаллимлек итә башлаган. Бүгенге көндә бу уку йорты Даян Мурзин исемен йөртә. (Әйткәндәй, аларның гаиләсендә 10 бала – бер кыз, тугыз малай үскән).

Аягүрә басып Русия гимнын тыңлау белән башланып киткән чара Уфадан килгән кунакларның чыгышлары белән дәвам итеп, батырлык, Ватанга  сөю белән сугарылган җырлар белән үрелеп барды. Чараның кереш өлешендә видеоөзек күрсәтелеп, Даян Фәтхелбаян улының үз тавышын да ишеттек. Ә чыгышлар исә шулкадәр ихлас булды,  аларда легендар кеше белән чиксез горурлану да, аңа карата соклану да мөлдерәмә иде.

Кушнаренко район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы  Марат Әхмәдуллин сәламләү сүзе белән чыкты, курку белмәс, зирәк якташлары белән чиксез горурлануларын белдерде. 2020 елда, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, күппрофильле педагогик көллияткә Даян Мурзин исеме бирелүе, ә 2021 елда шушы уку йорты ихатасында аңа халык акчасына бюст куелуы хакында бәян итте. Әлеге сынны махсус барып карадык, ул искиткеч зәвык белән эшләнгән.

Шагыйрь, язучы, педагогика фәннәре докторы Әлфис Гаязовның чыгышын залда утырган студентлар зур диккать белән тыңлады. “Без менә шундый шәхесләрнең исемнәрен данлыйбыз. Кече Туган ил мондый геройлардан башка яши алмый. Баян Мурзин чиксез үз халкына бирелгән иде”,  – диде ул. 

Шагыйрә, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чарасы хезмәткәре Халисә Мөхәмәдиевага  (без аны БСТ каналында элегрәк татар телендә “Рәйхан” тапшыруларын алып баручы итеп беләбез) Даян Фәтхелбаян улы белән якыннан озаклап аралашу бәхете тигән. Чехлар төшерсә дә, бездә аның хакында фильм булмау аны шушы изге эшкә алынырга мәҗбүр иткән һәм, рәхмәт яугыры, ул  “Кара сакал” турында документаль фильм эшләгән, күпләр аны һичшиксез карагандыр. Халисә ханым: “Ул уникаль кеше, искиткеч ихтыяр көченә, зирәк акылга һәм үтә катмарлы тормыш биографиясенә ия иде “, – дип сөйләде.

Ә менә яраткан шагыйрәбез Дилә Булгакова 60 елдан артык гаиләләренең дус, күршеләр булып яшәвен бәян итте. “Искиткеч бала җанлы, кечелекле иде Даян Фәтхелбаян улы. Гел татарча сөйләштек”, – диде ул. Дилә ханым Герой истәлегенә үзе иҗат иткән шигырен укыды.

Тыныч тормышта Д. Мурзин озак еллар прокуратура өлкәсендә хезмәт куйган. Шуңа да чыгыш ясаучылар  арасында әлеге өлкәгә караган кунаклар да бар иде. Әйтик,  отставкадагы прокурор Динар Шакиров үз акчасына Дүртөйледә Даян Мурзин бюстын куюга ирешкән, ул 2000 елда ачылган. Отставкадагы полковник Дәүләтов Илдар Кушнаренкода бюст кую инициаторларының берсе булган.  Отставкадагы полковник, шагыйрь-җыр сүзләре язучы Венер Фәттахов  легендар шәхескә багышлаган шигырен укыды, җыр башкарды. РФ прокуратурасының почетлы хезмәткәре Гүзәл Мәсәгутова  Уфада “Нур” театры янында Д. Мурзинга бюст куелуын, анда  бүгенге буынның  даими тере чәчкәләр салып торуын бәян итте.

Республиканың  Дан музее җитәкчесе Илшат Утяев дәһшәтле сугыш еллары, Башкортстаннан 700 мең кешенең яуга китүе, 322 меңенең ятып калуын хәтергә төшереп, күңелләрне тетрәтте. Даян Мурзинның дошманнарның шәхси дошманы булуын сызык өстенә алды.

Сугышта гына түгел, тыныч тормышта да батырлыкка урын бар. Профессор, социология фәннәре докторы Әхмәдинуров  Рөстәм Марат улы  әһәмиятле чара-вакыйга белән котлап, милиция хезмәткәре - батыр агасы турында сөйләде. Ул 1972 елда йөк машинасы астында калудан алты баланы коткарып, үзе һәлак булган. Руль артында исерек водитель утырган. Милиционер яшен тизлеге белән  машина подножкасына басып, рульне борырга өлгергән. Тик үзе машина тәгәрмәче астында калган. Кушнаренколылар аны да онытмый,  2022 елның маенда аңа – кече милиция лейтенантына бюст куелган.

Кушнаренко җире җырчыларының, шулай ук педкөллият укучыларының җырлары, көн кадагына сугылган шигырьләре  чараны тагын да тулыландырды, хис-тойгыларга баетты. Татар конгрессының  Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшинның, Башкортстан татар конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимовның көллиятнең алдынгы укучыларына Рәхмәт хатлары тапшыруы урынлы булды.

Өч сәгатькә сузылган чара... Искиткеч шәхескә соклану... Тәэсирләнү...

Әле гыйлем эстәп кенә йөргән кызлар һәм егетләрне тынычлык һәм сугыш, батырлык һәм түбәнлек турында уйланырга, фикерләргә этәрми калмагандыр. Бернәрсә дә истән чыкмый, беркем дә онытылмый. “Кара генерал”ның даны мәңгелек!

P.S. Шәһәрнең Үзәк китапханәсендә Даян Мурзин турында китаплар бар, укыгыз.

Зәйфә Салихова

 

(Теманы дәвам итеп)

Даян Мурзин – ул...

Сугыш чорында

Бөек Ватан сугышы башлануын ул курсант буларак чик буенда каршылый. Каты яраланып, чолганышта кала, дошман кулына әсир төшә. Савыгып киткәч, әсирләр лагереннан кача, “Ватан өчен” дигән партизаннар төркеменә кушыла. Аны разведка взводы командиры итеп билгелиләр. Отряд фашист тылында партизаннар сугышын җәелдереп җибәрә. Фашистның танау төбендә бик кыю диверсияләр үткәрәләр. Гитлер армиясенең кораллары, аэродромнары, корал складлары, күперләр һәм юллар шартлатыла, барысының да тузаны күккә оча. Мурзин бу һөҗүмнәрдә икенче тапкыр яралана.
Тыл госпиталеннән аны Украинадагы дошман тылына җибәрәләр. Ул килгәч, монда да партизаннар хәрәкәте көчәеп китә. Аннан Мәскәүгә разведчиклар мәктәбенә укырга чакыртып алалар. Соңыннан Молдавиягә җибәрәләр, Мурзин анда Молотов исемендәге яңа партизан отрядын оештыра. Бу отряд Карпатта гитлерчылар белән сугыш алып бара.
1944 елда партизаннар отряды алдына катлаулырак бурыч куела. Мурзинны башта штаб башлыгы, аннан соң Ян Жижка исемендәге данлыклы партизаннар бригадасы командиры итеп билгелиләр. Тугыз совет ватандашы, барлыгы 700 сугышчысы булган бригада алман протектораты астындагы Чехия белән Моравиядә фашистларга каршы партизан сугышы башлап җибәрә. Бригада командиры Ян Ушияк бәрелештә һәлак булгач, командир итеп 23 яшьлек Даян Мурзин тәгаенләнә.

Румыния һәм Маҗарстан (Венгрия) чигендә канкойгыч сугышлар барганда фюрер үзе басып алган илләрдә алман солдатлары күпләп кырылуына шакката. Моны аңлау өчен Адольф Гитлер үзе Прагага килә. Бөтен кешене җыеп, хисап бирүне таләп итә. Аңа Мурзин отрядының кыю, актив эшчәнлек алып баруы турында сөйләгәннәр. Гитлер ярты миллионлы алман армиясен куркуда тоткан  “Кара генерал”ны тоткан яки үтергән өчен 3 миллион рейхсмарка вәгъдә итә. Аны тоту өчен гестапо армияне генә түгел, басып алынган территориядәге барлык халыкны җәлеп итмәкче булган. МоравиядәЧехиядәСловакиядә очкычлардан Мурзин сурәте төшерелгән меңләгән листовка ташлыйлар. Мурзинның соңрак язылган хатирәләрендә: “Халык ул акчага мине сатмады”,  – диелә. Партизан отрядын коткару өчен, Чехословакия чигеннән чыгарып торалар. Гитлерчылар, партизаннар отряды урнашкан авылны җир белән тигезләгәч, “Кара генерал”ның бандасын юк иттек, дип уйлаганнар. Ләкин бу “шатлык” озакка бармый. Мурзин отряды фашистның борын төбеннән 16 нчы танк армиясе сәргаскәре генерал Мюллерның үзен тоткын итеп ала. Мурзин отряды генерал Власовны кулга төшерү буенча да уңышлы операция үткәрә. Мурзин бригадасы хәрби техникасы белән бергә 68 эшелонны, меңнәрчә фашистны, 86 стратегик мөһим күперне юкка чыгара.

Сугыштан соң

Мурзин озак еллар дәвамында Башкортстан прокуратурасында хезмәт итә, аннан БАССР Адвокатлар коллегиясенең рәисе вазифаларын башкара. Аның тырыш хезмәте “Башкортстанның атказанган юристы” дигән мактаулы исем белән билгеләнә. Тынгысыз ветеран лаеклы ялга чыккач та өйдә кул кушырып утырмый. БР Хокук саклау, кораллы көчләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары шурасы президиумы рәисе була, хөкемгә тартылучыларны аклау комиссиясендә дә әгъза булып тора. Моңардан тыш, аны һәрдаим яшьләр белән очрашуларга чакырып торалар.

Бүләкләр һәм хөрмәт билгеләре

Мурзин –  Моравия һәм Чехиянең 18 шәһәрендә шәрәфле ватандаш дип танылган, Злин шәһәрендә майор Мурзинның исемен йөртүче урам бар. Барлыгы 86 орден һәм медаль белән бүләкләнгән. Чит ил бүләкләре тагын да күбрәк. СССР героеның Алтын йолдызы -  ул бүләкләнмәгән бердәнбер бүләк шулдыр, мөгаен.

 Даян Баян улы Мурзин каты авырып 2012 елның 10 февралендә Уфада вафат булды.

Искәрмә

Мурзинны кара сакал йөрткәне өчен “Кара генерал” дип атаганнар, гәрчә хәрби званиесе майордан артмаса да, өстәвенә Гитлерга аны гади майор түгел, ә Юрий исемле грузин генералы дип “таныштыралар”. Герой Великой Отечественной войны Даян Мурзин: “Я был личным врагом Гитлера”.

 Интернеттан алынды.

“Кара генерал”ның даны мәңгелек!
“Кара генерал”ның даны мәңгелек!
“Кара генерал”ның даны мәңгелек!
Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас: