Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар 2023, 18:00

Мәскәүдә Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н тәкъдим иттеләр

Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәгендә Муса Җәлил истәлегенә концерт булган. Чара Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара музыкаль-шигъри фестиваль кысаларында узган. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе –Татьяна Малышева-Җәлил, шагыйрьнең оныгы.

Мәскәүдә Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н тәкъдим иттеләр
Мәскәүдә Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н тәкъдим иттеләр

Чарада герой шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова да катнашкан. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

 

Концерт кысаларында бер экспонат күргәзмәсе тәкъдим ителгән. Татар мәдәни үзәге фойесында легендар «Моабит дәфтәрләре» урнаштырылган. Муса Җәлил музей-фатиры директоры Нәзирә Фәттахова дәфтәрләрнең күчермәләрен Казаннан бер көнгә алып килгән.

Фестиваль сәләтле балаларга төрле музыка коралларында уйнарга һәм декламация белән шөгыльләнергә, иң яхшы концерт мәйданчыкларында чыгыш ясарга мөмкинлек бирә.

Ул 2022 елның 25 августында Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көнендә башланды.

Икенче фестивальдә катнашу өчен Мәскәүдән һәм Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән якынча 200 гариза килгән. Казанлылар катнашындагы беренче концерт 27 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә  узды.

Мәскәүдә яшь музыкантлар һәм шигырь укучылар чыгыш ясаган. Муса Җәлилнең шигырьләре рус, татар телләрендә башкала музыка мәктәпләрендә һәм театр студияләрендә тәрбияләнүчеләр башкаруындагы музыкаль номерлар белән чиратлаштырылып яңгырады. Алар арасында шагыйрьнең оныгы Елизавета Малышева-Җәлил дә катнашты.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Зәйфә Салихова әзерләде.

 

 Муса Җәлил шигырьләре

ЯУЛЫК

 

Аерылганда миңа йөрәк дустым
Бүләк итте ефәк яулыгын;
Мин ярама яптым ул яулыкны
Басар өчен агышын канымның.

 

Кан табыннан куе кызыл төстә
Яулык минем йөрәк турында,
Сөйли миңа аның җылы назы
һәм ялкынлы сөюе турында.

 

Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,
Батырларча алга атладым.
Яулык шаһит: сине һәм илемне
Йөрәк каным белән сакладым.

 

Платок

Платочек в руку на прощанье
Вложила мне моя любовь,
И вот его к открытой ране
Прижал я, чтоб не била кровь.

 

Отяжелел платок дареный,
От крови стал горяч и ал.
Платок, любовью озаренный,
Ослабил боль и кровь унял.

 

Я шел на смерть за счастье наше
И не боялся ничего.
Пусть кровью мой платок окрашен,
Но я не запятнал его.

 

Июль 1942

 

ИРЕК

Кая гына башым куйсам да,
Кайгы талый йөрәк итемне.
Кич ятсам да, иртә торсам да,
Әллә нәрсәм җитми шикелле.

 

Аяк-кулым бөтен бөтенен,
Буй-сынның да сизмим кимлеген,
Бар нәрсәм дә җитә җитүен,
Җитми бары иркем-хөрлегем.

 

Үзем теләп йөртер булмагач,
Юк аягым минем, юк кулым.
Нәрсә соң ул, иркем булмагач,
Бар булуым белән юклыгым.

 

Атам-анам юк та, илемдә,
Әйтегез, мин ятим идемме?
Мин югалттым дошман  җирендә
Анамнан да якын илемне.

 

Мин кол монда, йортсыз-ирексез,
Ирексез һәм илсез –  мин үксез.
Атам-анам булган булса да,
Булыр иде урным бусага.

 

Булыр идем һаман мин ятим,
Тик таланган этләр миңа тиң.
Алтын иркем, азат тормышым,
Кая очтың киек кош булып?


Ник очмады соңгы сулышым,
Шунда бергә, сиңа кушылып?

Белдем микән ирек кадерен
Хөр чагында, дуслар, элек мин?


Татып авыр коллык җәберен
Инде белдем тәмен ирекнең!

Шатландырса язмыш күңелне,
Кавыштырып ирек-сердәшкә,
Багышлармын калган гомерне
Ирек өчен изге көрәшкә.

 

ВОЛЯ

И в час, когда мне сон глаза смыкает,
И в час, когда зовет меня восход,
Все кажется, чего-то не хватает,
Чего-то остро мне недостает.


Есть руки, ноги — все как будто цело,
Есть у меня и тело и душа.
Нет у меня свободы! Вот в чем дело!
И тяжко жить, неволею дыша.


Когда в темнице речь твоя немеет,
Нет жизни в теле — отняли ее,
Какое там значение имеет
Небытие твое иль бытие?


Что мне с того, что не без ног я вроде:
Они — что есть, что нету у меня,
Когда нельзя шагать мне на свободе
Планетой нашей, песнею звеня.


Я вырос без родителей, и все же
Не чувствовал себя я сиротой.
Но то, что было жизни мне дороже,
Я потерял: Отчизну. Край родной!


В стране рабов я раб тут, я невольник,
Без Родины, без воли — сирота.
Среди рабов я для врагов — крамольник,
И жизнь моя в бетоне заперта.


Моя свобода, воля золотая,
Ты птицей улетела навсегда.
Взяла б меня с собою, улетая.
Зачем я сразу не погиб тогда?


Не передать, не высказать всей боли,
Свобода невозвратная моя.
Я разве знал на воле цену воле!
Узнал в неволе цену воле я!


И если друг придет под эти своды
И вдруг найдет меня еще в живых,
Святой борьбе за волю, за свободу
Я посвящу остаток дней моих.


Перевод с татарского М. Львова.

Мәскәүдә Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н тәкъдим иттеләр
Мәскәүдә Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н тәкъдим иттеләр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: