

Уфада юниорлар арасында биатлон буенча Русия беренчелеге һәм Бөтенрусия ярышлары уздырыла. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына Башкортстанның спорт миистрлыгыннан хәбәр итәләр.
Ярышлар 3-10 февральдә биатлон буенча олимпия резервы мәктәбенең спорт комплексында оештырыла. Иң көчлеләр исеме өчен Русиянең 28 төбәгеннән 19-21 яшьлек 185 спортчы көч сынаша. Аларны суперспринт, катнаш эстафета һәм масстарт кебек ярышлар көтә.
Фото: Башкортстан Спорт министрлыгының телеграмм-каналы