Русиядә халык һәм фольклор иҗаты коллективлары өчен яңа грант ярдәме программасы эшли башлый. Ел саен шушы максатта 100 миллион сум бүленә, дип хәбәр итә Русия хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
Эш “Мәдәниятне үстерү” дәүләт программасы чикләрендә алып барыла. Шушы максатка субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслаган карарга хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин кул куйган.
Грантларны һөнәри һәм һәвәскәр коллективлар – вокал, инструменталь, хореографик һәм мультжанр коллективлары алырга мөмкин. Дәүләт ярдәмен яңа программалар эшләү, гастрольләргә чыгу, осталык дәресләре яки фольклор экспедицияләре үткәрү өчен тотынырга була.
Грант конкурсын Мәдәният министрлыгы оештыра. Финанслау күләме конкурста җиңгән проектларның бәясен карап индивидуаль исәпләнә. Ел саен 15-25 коллективка субсидия бүлү күзаллана.