+4 °С
Болытлы
Чәчүлекләрнең сакланышына барыннан да элек кар катламы калынлыгы йогынтны ясый. Әгәр ул җитәрлек икән – культураларга бернинди салкыннар да куркыныч түгел.
Мәсәлән, Дәүләкән районында уҗым 18 мең гектар чәчелгән, чәчүлекләрнең 75 проценты әйбәт хәлдә, 20% – канәгатьләнерлек, 5% – начар хәлдә. Борай районында уҗымнарның 96 проценты яхшы. Бәләбәй районының тикшерелгән хуҗалыкларында да шулай ук.
Башинформ хәбәр иткәнчә, 2023 ел уңышы өчен төбәктә 188,5 мең га уҗым бодае, 122,4 мең га уҗым арышы чәчелгән.
“Башинформ” буенча.