Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар 2023, 11:00

Фирдүс менә шундый ул!

Фирдүс Тямаевны сәхнәдә сикереп, җиңел-җилпе җырлар җырлап йөрүдә гаепләүчеләр күп, әлбәттә. Ә менә мобилизацияләнгән егетләргә аның кадәр ярдәм күрсәтүчеләр күп дип булмый.

Фирдүс менә шундый ул!
Фирдүс менә шундый ул!

“8 көн Ульяновск, Саратов, Сызрань, Пенза якларында гастрольләрдә йөреп кайттык. Концертлардан кергән акчага мобилизацияләнгән якташ егетләргә ике «Нива» машинасы сатып алдык. Аллаһка шөкер, барысы да барып җитте. Ярдәм итүчеләргә барыгызга да рәхмәт. Нурлат, алга!» – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җырчының әнисе йортына исемле посылкалар да китергәннәр. Фирдүс Тямаев хәрбиләргә үзе дә посылкалар әзерләгән. Җырчы махсус хәрби операция зонасына китүчеләрне озатып кала, алар арасында бертуган энекәше дә бар.
«Фирдүс  брат, рәхмәт! Барлык  әйберләрне алдык. Барысын да ашаттык, эчерттек, мунчада юындык. Малайлар исән-сау килеп җитте. Әйберләр бик күп, тәмле итеп чәй эчтек. Машина – ут», – дип, хәрбиләр җырчыга рәхмәт сүзләре яздырган.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: