Монда яшәүчеләр нинди мәсьәләне хәл итәргә теләүләре турында бергә киңәшләшәләр һәм моңа акчалаларын да, көчләрен дә кызганмыйлар. Финанслауның төп өлешен төбәк, шулай ук урындагы ( муниципаль} бюджетлар үзләренә ала, шулай ук спонсорлар да катнаша, нәтиҗәдә күмәк көч белән мәсьәлә хәл ителә.
Глуховская шифаханәсе авылында ППМИ кысаларында проект аерым әһмияткә ия. Шифаханә хатын-кызлар көче белән төзелгән, бик күп өмәләр уздырылган, юллар салынган, суүткәргеч сузылган. “Суүткәргеч өчен чокырны казуы нык авыр булды, әмма аның балаларга, ә аннары оныкларга кирәклеген барсы да белде”, – дип сөйли авыл төзелешендә катнашучы хатыннарның берсе – Эмилия Яковлевна Швабауэр. 1958 елда салынган суүткәргеч әле булса авылны чиста эчәр су белән туендыра. “Глуховская” шифаханәсе” учреждениесенең хуҗалыкчан булуы нәтиҗәсендә ул канәгатьләнерлек хәлдә, ләкин яңартуны таләп иткән участоклары бар. Яңа эшермә бикләр куярга, өстәмә коелар төзергә, иске тимер торбаны пластикка алыштырырга кирәк.
Глуховская шифаханәсе авылында бу программаның спонсоры – “Глуховская” шифаханәсе федераль дәүләт бюджет учреждениесе. Шифаханәнең профсоюз комитетына урындагы эшкуарлар да ярдәмгә килә.
Халык белән зур эш алып барылды: иницитива төркеме һәр өйдә булырга, һәркемне тыңларга, күрергә тырышты һәм аларның теләкләре язылган кәгазь битләрен җыйды. Инде авыл кешеләре йомгаклау җыелышына әзерләнә.
Фото авыл биләмәсе хакимиятеннән.