

– Проект-смета документлары әзер. Халык алар белән танышты. Зиратны металл койма белән урату өчен барлыгы 630 165 сум акча кирәк. Без ППМИ-2023 проекты республика конкурсында җиңсен өчен бар тырышлыгыбызны салабыз. Ул чагында республика бюджетыннан проектны гамәлгә ашырырга 488 500 сум финанс ярдәме ала алачакбыз, ә 63 505 сумын – муниципаль бюджеттан, – дип сөйләде Малинова авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Мөхәмәдиев.
Урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашу өчен Веселая Роща авылында яшәүчеләр башлап йөрүчеләр төркемен сайлаганнар. Аңа авыл старостасы Галина Кириллова, шулай ук Сергей Солдатов, Наталья Моратханова, Юрий Избойщев кергәннәр.
Авыл биләмәсенең бу прораммада катнашу тәҗрибәсе бар.
Әлеге прогаммада һәм “Бердәм Русия” партиясенең “Реаль эшләр” проектында катнашу нәтиҗәсендә 2016 елда Малиновка авыл клубының түбәсен капиталь ремонтлаганнар, шулай ук мәдәният учагына инвентарь һәм музыка аппаратурасы сатып алганнар. ППМИ программасында катнашып, Берек Алга авылының урам юлын тәртипкә китергәннәр.
Римма Солтанова әзерләде.
Фотоны авыл биләмәсе хакимияте тәкъдим итте.