

Мәтәүбаш авылы егете, Бәләбәйдә үз эшен алып баручы Руслан Сиразетдинов махсус хәрби операция зонасында хезмәттәге авылдашларына үзенең “Нива” машинасын бүләк итте.
Хезмәттән кыска сроклы ялга кайткан Радмир Хөснетдинов иптәшләре белән бүләк-машинада кабат ут эченә керергә юл алды.
Мәтәүбашлылар яугирләрнең шушы “Нива”да исән-имин кайтуларын телиләр, догалар укыйлар.
Мәтәүбаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Нәзир Гайсин әйтүенчә, буенча бүгенге көндә аылдан өч егет махсус хәрби операция зонасында хезмәттә. Алар: Атнабаев Леонид, Хөсәенов Вилсур, Хөснетдинов Радмир. Нуретдинов Рамит мобилизацияләнгән ир-егетләр белән өйрәнүләр үткәрә. Кызганычка, бер егетебез – Яркәев Разим яраланган, дәвалана.
Зәйфә Салихова.