Тарих тамашачыларга хронология тәртибендә тәкъдим ителә: “Һава блокадасы”, “Сталинград алышы”, “Кышкы яшен” операциясе, “Тацинск рейды”, “Боҗра”, “Сталинградның төньяк районнары өчен алышлар”, “Мамаев курганы”, “Павлов йорты”.
“Башинформ” агентлыгына мэриянең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2 февральдә барсы өчен дә керү бушлай. Соңыннан укучылар гына бушлай керә ала. Телефон +7 (347) 286-60-66.
“Сталинград – Җиңү тарихы” – илнең киләчәге өчен көрәштә совет халкының каһарманлыгы символына әверелгән шәһәргә багышланган Русия проекты.
Фото: Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте.
Зәйфә Салихова әзерләде.