

“Февраль аенда илебез Ватанны саклаучылар көнен билгели. 23 февраль пәнҗешәмбегә туры килә. 1 гыйнвардагы ял көне 24 февральгә (җомгага) күчерелгән, бу атнада биш көн эшләгән гражданнарга 23 февральдән 26сына кадәр ял итәргә мөмкинлек бирә”, –диелә ведомство белдерүендә.
22 февраль эш көне, бәйрәм алды көне булганлыктан, бер сәгатькә кыскара. Алты көнлек эш атнасында шимбә, 25 февраль, эш көне булып тора, дип белдерделәр ведомствода.
Фото:«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы архивы.
Зәйфә Салихова әзерләде.