2018 елдан Башкортстанда сөт тармагында гомуми күләме 12 миллиард сумлык 18 зур инвестиция проекты гамәлгә ашырылган. Бүген бу яңа предприятиеләр республикада җитештерелгән товар сөтенең өчтән бер өлешен җитештерә (252,4 мең тонна, 2018 елга карата 2 тапкырга күбрәк).
Радий Хәбиров фикеренчә, республиканың җитештерү күләмен арттыру өчен резервлары бар.
“Сөт җитештерү куәтебез 60%ка гына файдаланыла. Мал азыгы базасы, заманча технологияләр, безгә күбрәк сөт җитештерергә мөмкинлек бирә. Әлбәттә, без эшлибез. Тиздән 5 миллиард сумга тагын 14 сөт комплексы проектын тормышка ашыра башлыйбыз. Киләсе биш елда мондый комплексларны иллегә җиткерербез.
“Башинорфм” буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Фото:Олег Яровиков