Барлык яңалыклар
Новости
7 февраль 2023, 15:00

Русиядә табиблар конкурсы игълан ителде, җиңүчегә ярты миллион сум акча түләнә

Русиянең  сәламәтлек саклау министрлыгы Бөтенрусия табиблар конкурсы, урта медицина һәм фармацевтика белеменә ия булган иң яхшы белгечкә конкурс игълан итте. Чара Сәламәтлек  саклау министрлыгының электрон ресурслары ярдмендә үткәрелә.

Русиядә табиблар конкурсы игълан ителде, җиңүчегә ярты миллион сум акча түләнә
Русиядә табиблар конкурсы игълан ителде, җиңүчегә ярты миллион сум акча түләнә

Конкурста катнашучыларны коллективлар тәкъдим итәргә, шулай ук үз-үзеңне күрсәтергә мөмкин.

Табиблар конкурсында җиңүчеләргә акчалата премия тапшырыла.Беренче урын – 500 мең сум, икенче урын – 300 мең сум, өченче урын – 200 мең сум.

Икенче конкурс җиңүчеләренә: беренче урын – 250 мең сум, икенче урын – 150 мең, өченче урын – 100 мең сум.

Конкурс җәй тәмамлана. Нәтиҗәләр турында мәгълүмат Русия сәламәтлек  саклау министрлыгының рәсми сайтында  урнаштырыла.

"Башинформ" буенча.

Фото ачык чыганаклардан

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: