Әлегә Бәләбәй үзәк район дәваханәсендә 70927 кешегә прививка ясалган. Поликлиникаларда аерым прививка кабинеты бар, ул көн саен иртәнге 9дан кичке сәгать 8гә кадәр эшли, ял көннәрендә – иртәнге 9дан сәгать 4кә кадәр. Фельдшер-акушерлык пунктларында да фельдшерлар вакцинация прививкасын ясыйлар.
Вакцинациягә “122” бердәм номеры буенча яки Дәүләт хезмәтләре аша язылырга мөмкин. Гам-КОВИД-Вак вакцинасы бар. Прививка кабинетына килгән чакта үзең белән паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС булырга тиеш. Вакцина эшләткәннән һәм хезмәткәрләр реестрны тутырганнан соң, гражданнар “Гоуслуги” порталыннан COVID-19дан вакцинация узу турында сертификатны скачать итеп ала алалар.