Новости
8 Февраля 2023, 09:00

Башкортстан тарихын сыйфатлы укыту максатында

“Башкортстан тарихы”н укыту буенча концепция һәм якынча гомум белем бирү программасын әзерләүгә конкурс игълан ителгән. Анда аерым авторлар да, 2-5 кешедән торган авторлар коллективы да катнашырга мөмкин.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан тарихын сыйфатлы укыту максатындаБашкортстан тарихын сыйфатлы укыту максатында
Башкортстан тарихын сыйфатлы укыту максатында

Республика Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтенән хәбәр итүләренчә, конкурста катнашуга гаризалар 20 февральгә кадәр кабул ителә. Документларны

registoriyarb@mail.ru  электрон почтасына җибәрергә кирәк (Уфа, Минһаҗев урамы, 120, 213 нче бүлмә).

Конкурс ике этапта уздырыла. Беренче этап быелның 17 мартына кадәр дәвам итә (Башкортстан тарихын укыту концепциясе проектларын сайлап алуны үз эченә ала).

Икенче этап 2023 елның 10 апреленә кадәр бара Ул Башкортстан тарихын укытуның якынча белем бирү программасын әзерләүне күз уңында тота.

“Башинформ” буенча

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас