Барлык яңалыклар
Новости
8 февраль 2023, 09:58

Конкурслар. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...”

Кичә  Бәләбәй татар һәм чуваш гимназияләре базасында 8-11 класслар укучылары, колледжлар студентлары арасында “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...” республика шигырь укучылар конкурсының төбәк этабы узды. Әлеге зур конкурс Халыкара туган телләр көне (21 февраль) кысаларында оешырылып, Укытучы һәм остаз елына багышланды.

Конкурслар. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...”
Конкурслар. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...”

Чара Уфа фән һәм технологияләр университеты Стәрлетамак филиалының туган телләр кафедрасы хезмәткәрләре һәм татар гимназиясе коллективы тырышлыгы белән үткәрелде. Кафедра мөдире доцент, филология фәннәре кандидаты Мансуров Илсур Салихҗан улының жюри рәисе булуы, доцент, филология фәннәре кандидаты Мукимова Нәсимә Әнвәр кызының алдан зур оештыру эше алып баруы, чараның гимназия укучыларының  җыр-биюләре белән баетылуы аның залда утырган һәркемнең күңеленә хуш килерлек  күркәм, югары кимәлдә узуы турында сөйли. Конкурс  чын мәгънәсендә Шигырь, Шигърит бәйрәме булды.

Татар гимназиясендә узган төбәк этабында  Бәләбәй шәһәренең татар гимназиясе,  районның Мәтәүбаш авылы, Приют поселогы, Туймазы шәһәре, Ярмәкәй районы мәктәпләре укучылары, Бәләбәй  гуманитар-техник  көллияте студентлары катнаштылар. Алар Башкортстан Республикасы, нигездә якташ  шагыйрләренең шигырләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Жюри әгъзалары конкурста катнашучыларның югары әзерлеген билгеләп, катнашучыларның  үзләренә, ата-аналарына һәм, әлбәттә, укытучыларына рәхмәт белдерде. Барлык катнашучыларга да сертификатлар, бүләк-китаплар тапшырылды. Ә сайлап алу турын узган алты –  8-9 нчы,  өч  – 10 нчы сыйныфлар укучысы һәм  техник-гуманитар колледждан дүрт студент кыз  20 февральдә Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалына республика этабына барачак. Уңышлар телибез.

 

Конкурслар. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...”
Конкурслар. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...”
Конкурслар. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...”
Конкурслар. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...”
Конкурслар. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...”
Конкурслар. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...”
Конкурслар. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...”
Конкурслар. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...”
Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас: