Барлык яңалыклар
Новости
8 февраль 2023, 12:00

Ул үзе дә нәкъ Брест крепосте кебек

Безнең арабызда еш кына тегесе юк, бусы юк дип зарланырга, алма пеш, авызга төш дип кемнәрдәндер нидер көтеп ятарга яратучылар очраштыра. Хезмәткә салкын караш, биләгән вазыйфаңа битарафлык нәтиҗәсендә теге яки бу тармак таралып юкка чыга. Хәтта шуңа барып җиттек ки, типсә тимер өзәрдәй егетләребезнең кайберләре өйләнеп гаилә корып яшәр вакытта, “мине беркем дә тәрбияләми” дип, (үз колакларым белән ишетмәсәм, бу хакта язып та тормас идем), сыктап утыралар.

Ул үзе дә нәкъ Брест крепосте кебек
Ул үзе дә нәкъ Брест крепосте кебек

Туган авылым Тузлыкушның елдан-ел сүнә баруында, ветеран-укытучы буларак, мин үзем дә күңел газабы кичерәм. Яшь буынга тәрбия бирүдә, ата-аналар белән эшчәнлектә, күрәсең, урындагы мәктәп коллективы күренмәгән хаталар җибәргәнбездер. Юкса, заманында 500 укучысы булган Тузлыкуш урта мәктәбе, еллар үтү белән 3 дистә балага калып, ябылмас иде. Аның артынча мәдәният йорты, кибетләр, почта бүлекчәсе, башка оешмалар сүнеп югалды. Бүгенге авылыбыз, мәчете була торып, дисбе тарта белмәгән картлардан оешкан. Аларның барысы да без тәрбияләп чыгарган атеистлар. Совет тәрбиясен нык биргәнбез, менә хикмәт кайда!

Шул ук вакытта авыл читендәге сүнеп калган мәктәп бинасында тирә-юньгә тарихи байлыгы белән дан казанган урындагы тарих-крайны өйрәнү музее шау-гөр килеп эшли. Ишекләре һәрчак шар ачык. Тирә-юньдәге халык кына түгел, галимнәр, журналистлар, язучылар, телевидение хезмәткәрләре еш булалар монда. Музей белән гомере буе Тузлыкуш урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыткан 50 ел педагогик стажлы, 85нче гомер язын каршылаучы, Тузлыкуш авыл хакимиятенең ветераннар советы рәисе Римма Миргасим кызы Исхакова җитәкчелек итә. Андагы үз эшенә фанатларча бирелгәнлек, ташып торган энергия, дәрт-ялкын, күзләр генә тимәсен! Тузлыкушлылар бу тирән педагогик белемле, киң эрудицияле шәхесне биргән күрше Ярмәкәй районына чиксез рәхмәтле. Әйе, Римма Миргасим кызы Вәлиева 1938 елның 8 февралендә Ярмәкәйдә туган. Биредә урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә һәм әлеге профильләр буенча диплом яклый. 1960 елда Тузлыкушка юнәлеш буенча эшкә килгәч, авылның булдыклы егете Мөдәрис Сәхап улы Исхаков белән күркәм гаилә тормышы корып җибәрәләр һәм Римма Миргасим кызы хәләленең фамилиясенә күчә. Илебезгә файдалы эшләр башкаручы итәгатьле өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә кызлары Лилә гаиләсе белән чит якларда, Ставрополь краенда, уллары Марат – Төмән өлкәсендә, өлкән кызлары Ләлә – Тузлыкушта авыл хакимияте башлыгы, әнисе белән кулга кул тотынышып, урындагы халык өчен изге гамәлләр башкаралар.

Мәктәптә Римма Миргасим кызы дистә еллар буе укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшләде. Укучысы, ә соңрак хезмәт буенча коллегасы буларак, мин аның балаларны яратуына, предметны яшь буынга төптән аңлата белүенә сокландым. Ул рус телен ана теледәй белүе, акцентсыз сөйләшүе, ачык йөзле, ягымлы, игътибарлы булуы белән укучы күңелендә тирән ихтирам яулады. “Рус теле көннәре”н оештырды, ягъни ул көнне мәктәптә укучылар бары тик рус телендә сөйләштеләр. Телгә кызыксыну уяту, сөю тәрбияләү нәтиҗәсендә аның күп кенә укучылары уңышлы имтиханнар тапшырып югары уку йортларына укырга керделәр һәм остазлары ярган сукмакны дәвам иттеләр. Хәер, 1979-1982 елларда Мәтәүбаш урта мәктәбе директоры йөген тарткан чорында да, Тузлыкуш авыл советын җитәкләгәндә дә, Чапаев исемендәге колхозның партком секретаре булып эшләгәндә дә, аның алдына куелган бурычка һәрвакыт җаваплы каравы сокландыра.

Ә укучылары бүген дә остазлары белән тыгыз элемтәдә торалар.

 –Римма апа! Сез бит мине күзле иттегез! – дип рәхмәт әйтә Фәнүзә Мөхәммәтҗанова исемле укучысы.  – Сезнең сорауларга дөрес җавап бирәм, хатасыз язам. Ә менә укый башладыммы, манма тиргә батам, чөнки начар күрәм. Шулчак Сез мине табибка алып бардыгыз, күзлек кигәч, йөгереп укый башладым,  –  ди.

Тарих укытучысы Мәрьям Габдулхак кызы Нафикова тарафыннан оештырылган музей байлыгын Римма Миргасим кызы 1967 елдан бирле үзенең тынгысыз эзләнүләре, табышлары белән тагын да баетты, тулыландырды. Әйтик, Тузлыкуш авылы биләмәсендә 12 авыл исәпләнә иде (бүген – 8). 1939-1945 елларда алардан 933 кеше сугышка алынган. Сугыш тәмугларын үтеп 435 якташыбыз исән-имин кайткан, ә 498е һәлак булган, шул исәптән 192 якташ хәбәрсез югалган. Менә шул хәбәрсез югалганнарны ачыклау өстендә эш алып бара музей җитәкчесе. Авыл хакимияте башлыгы Ләлә Мөдәрис кызы белән берлектә ул бүген Мәскәүдә яшәүче, тумышы белән Бүздәк районы егете, “Пионер” эзтабарлар отряды командиры урынбасары Айрат Хәлимовка мөрәҗәгать белән чыга. Нәтиҗә буларак, Ржев фронтында батырларча һәлак булган авылдашыбыз сержант Әнвәр Сабирҗан улы Әмирҗановның сөлдәсе сугыш яланыннан эзләп табылып, 78 елдан соң туган авылы зиратына кайтарып җирләнде. Ул гына да түгел, ветеран-педагог, һәрбер өйгә кереп, авылдашларыннан акча җыеп, солдатның каберенә һәйкәл куйдыртты. Моннан тыш та, Римма Миргасим кызы дистәләгән “хәбәрсез югалган”нарның исемнәрен, кайсы фронтта, кайсы урында һәлак булуларын ачыклауга иреште. Нәтиҗәдә, аларның исемнәре рус телендә басылган “Они вернулись с Победой” китабына кертелде (Уфа, Китап, т.14, 2005).

112 санлы генерал Шәйморатов җитәкләгән Башкорт кавалерия дивизиясенә кагылышлы эшчәнлекне дә киң җәмәгатьчелеккә тарата ветеран укытучы. М.М.Шәйморатовның “уң кулы” – политбүлек җитәкчесенең урынбасары, 6 орден кавалеры С.Р.Кадыйров Тузлыкушта туып үскән. Авылыбыздан 12 яугир дивизия сафында немец илбасарларын тар-мар итүдә катнашкан. Дивизиянең яу кырларында үткән данлы юлын яктыртып Римма Миргасим кызы музейда зур стенд эшләде. Ул мәрхүм яугирләрнең балаларын, туганнарын, шулай ук тирә-юнь авыл, шәһәр мәктәпләре педколлективларын, укучыларны чакырып истәлекле очрашулар оештыра.

– Бөек урыс полководецы А.В.Суворов “иң соңгы солдат тиешенчә җирләнмичә, ил өчен сугыш тәмам була алмый”, дип, үз заманына гына түгел, киләчәк буыннарга да әйтеп калдырган. Бүгенге яшь буын патриот булып үсәргә тиеш! – ди ул тәрбия турында сүз чыкканда һәм сүзен тырыш хезмәте белән бәйләп алып бара. Илебез иминлеген саклауда Тузлыкуш биләмәсендә яшәүче авыл егетләре һәрчак батырлык өлгесе күрсәттеләр, хөкүмәтнең югары наградаларына лаек булдылар. Алар Әфганстанда, Чечен республикасында, Таулы Карабахта һ.б.чуалыш барган урыннарда тынычлык урнаштыруда катнаштылар, әле исә Украинада барган махсус операциядә илебез хәвефсезлеген саклыйлар. Мондый каһарман уллар тәрбияләүдә Римма Миргасим кызының да өлеше чиксез зур.

Язмамның исемен юктан гына “Ул үзе дә нәкъ Брест крепосте кебек!” дип атамадым. 2010 елда мәктәп ябылып, укучыларыбыз Бәләбәй башкорт гимназиясенә кушылгач, музейны нишләтергә дигән урынлы сорау туды. Берәүләр гимназиягә тапшырыйк, дисәләр, икенчеләр урындагы мәчет бинасына күчерергә тәкъдим керттеләр, хәтта, аны кем җитәкләсен хәзер, дип, сүз куертучылар да булды.

– Үз тарихын белмәгән буын нинди буын була ул?! Музейны чит җиргә күчермибез дә, япмыйбыз да. Аны үзем җитәклим! – дип шулчак авылыбызның бай тарихын саклап алып калды патриотик рухлы ветераныбыз. Ә бит музей өчен хезмәт хакы каралмаган!

 Римма Миргасим кызы, авылдашларын изге максатка җәлеп итеп, акча җыеп, фронтта башын салганнарга һәм тыл хезмәткәрләренә багышлап ике гранит һәйкәл куйдыртты. Гомумән, авылда, районда үткән чараларның ул һәрчак уртасында дисәм, һич хата булмас!

 Тагын да бер үзенчәлеге бар аның - ул корыч ихтыярлы шәхес! Гаделлек яулап җанын фида кыла, судларга барып җитә, әмма үз дигәнен үз итә – җиңеп чыга. Бәлагә тарыган кешеләргә, әйткәнемчә, теләп кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Ул көн кадагына суккан мөһим мәсьәләләрне район һәм республикабызның вакытлы матбугат басмаларында әледән әле күтәреп чыга. Урындагы “Бәләбәй хәбәрләре”нең, “Кызыл таң” газетасының мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына лаек булды.

Әйе, Тузлыкушта тарих-крайны өйрәнү музее гөрләп эшли. Әгәр авылыбызның башка тармакларын да (почта, кибет, мәдәният сарае һ.б.) Римма Миргасим кызы Исхакова кебек энтузиастлар үз иңнәренә күтәреп алса һәм аның кебек эшне яратып, фанатларча бирелеп башкарса, халык белән тыгыз элемтәдә яшәсә, бүгенге Тузлыкушыбыз картаймас, бәлки, киресенчә, яшәреп чәчкә атар иде. Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, изге эшләрегездә яңадан яңа уңышлар телибез, хөрмәтле ветераныбыз!

Камил Фазлетдинов,

Бәләбәй районының мактаулы гражданины.

P.S. “Бәләбәй хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективы актив хәбәрчебез, мәкаләләрендә туган як тарихын тирән яктыртып, яшь буында ватанпәрвәрлек тойгысы тәрбияләүче Рима Миргасим кызын 85 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас котлый. Сау-сәламәт булып, якыннарының, авыл халкының ихтирам-хөрмәтен тоеп, озын-озак яшәүләр насыйп булсын!

Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас: