Анда премьер-министр Андрей Назаров, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов, “ЭкоНива” холдингы президенты Штефан Дюрр, Гомум сөт җитештерүчеләр берләшмәсе генераль директоры Артем Белов, Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев һәм республиканың башка муниципалитетлар башлыклары, шулай ук әйдәүче кредит оешмалары вәкилләре катнаштылар.
Киңәшмәдә сөтчелек тармагында агымдагы казанышларга бәя бирелде, төбәктә аның үсеш стратегиясе, сөт җитештерүне арттыру һәм яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча артабангы адымнар турында фикер алышу булды.
Эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы җитәкчелегендә делегация шулай ук “Семен-Макар” терлекчелек комплексы мисалында “ЭкоНива” компанияләр төркеменең эш принциплары белән танышты. Бу сөт терлекчелеге өлкәсендә республика биләмәсендә тормышка ашырылган гаять зур проект. Ул 2022 елның көзендә файдалануга тапшырылды, барлыгы 2800 сыерга, 3200 баш яшь сыер малларына исәпләнгән. Предприятиедә малларны сакчыл бәйсез тоту системасы кертелгән. “Семен-Макар”да, “ЭкоНива”ның барлык заманча сөтчелек комплексларындагы шикелле, заманча корылма, шул исәптән “Карусель” сөт саву аппараты урнаштырылган. Корылма бер үк вакыта 72 сыер саву мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, предприятиедә көтүне тиешенчә тоту, тукландыру өчен алдынгы алымнар кулланыла. Комплекста барлык сыерлар – күп сөт бирә торган голштин токымлы. Гыйнварда уртача тәүлеклек тулаем савым – 90 тонна. Проектка гомуми инвестицияләр 3,1 млрд сум тәшкил иткән.
Киңәшмә кысаларында Радий Хәбиров “ЭкоНива” холдингы җитәкчелегенә “Семен-Макар” проектын гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт белдерде.
– Хактан да, заманча производствога күчү – киләчәк сөт һәм ит индустриясенең төп бурычы. Бездә Максимгорький авыл советында шуңа охшаш ферма төзү инвестиция проектын үтәүдә чираттагы куәтлесе булыр, дип көтәбез, – дип сөйләде Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев.
“ЭкоНива” холдингына Башкортстан Республикасында “Северная Нива Башкирия” компаниясе керә. 2018 елдан компания монда сөт терлекчелеген һәм үсемлекчелекне үстерә. Аның идарәлегендә 27 000 гектар авыл хуҗалыгы җирләре, 6400 баштан күбрәк сөт юнәлешендә мөгезле эре терлек, шуларның яртысы – савыла һәм савылмый торган сыерлар. Компаниядә 430 хезмәткәр эшли.
Светлана Шириня әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан