Барлык яңалыклар
Новости
9 февраль 2023, 11:39

Иң шәп әни! Әлбәттә, ул минем әнием!

Башкортстан дәүләт унитар предприятиесе басмалары Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, “Иң шәп әни” республика конкурсын игълан итә!

Иң шәп әни! Әлбәттә, ул минем әнием!
Иң шәп әни! Әлбәттә, ул минем әнием!

Бәләбәй районы биләмәсендә яшәгән һәм балалары булган хатыннар катнаша ала.

Исемегезне, фамилиягезне күрсәтеп һәм кыскача үзегез турында сөйләп (кайда эшлисез, ничә балагыз бар, гаилә мавыгуы, яраткан шөгылегез, балаларыгызның нинди казанышлары белән горурланасыз),  https://vk.com/belebey_heberlere төркеме сообщениесенә  jpeg форматында фоторәсемегезне җибәрегез.

Фотосурәтләр 1 мартка кадәр кабул ителә.

Конкурсның икенче этабында 2сеннән 24 марткача катнашучылар өчен тавыш бирү башлана.

Конкурс призерларын редакциядән сюрпризлар, газетада басылу һәм дипломнар көтә, ә җиңүче конкурсның республика этабында катнаша, ул “Наш Башкортостан” төркемендә 27 марттан 24 апрельгә кадәр узачак.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан әниләрегезгә күңелле бүләк ясагыз, аларның фотоларын конкурска җибәрегез.

Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас: