Нәтиҗәдә өченче класс укучысы дәваханәгә озатылды. Юл-транспорт вакыйгасы факты буенча тикшерү бара.
Бу күңелсез хәлгә янә өлкәннәрнең әллә күпме хата эшләүләре гаепле. Әти-әнисе балаларына юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен өйрәтмәгәннәр, картәни ерак түгел урнашкан җәяүлеләрнең юл аша чыгу урынын санга сукмаган, бер водитель аларга юлның машиналар йөри өлешендә аша чыгу мөминлеге биргән, икенчесе – йөгереп чыгучы кызны соңрак күргән. Өстәвенә – юл тайгак, тормоз юлын арттыра.
“Тиешле булмаган урында балалары белән юл аша чыгучы ата-аналар, бала үзе генә юл аша чыкканда җәяүлеләр өчен махсус юл аша чыгу урынын эзләр дип, өметләнмәсеннәр дә, – ди Владимир Севастьянов. – Бала якынлашып килүче автомобильгә кадәр араны дөрес ачыклый алмый, ул юлның тайгак булу-булмавына да игътибар итми. Шуңа күрә өлкәннәрне Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм юл хәрәкәтендә законны тыңлаучан катнашучы үрнәге булырга өндим”