Барлык яңалыклар
Новости
10 февраль 2023, 10:00

Башкортстанда күп балалы 60 тан артык хатынга югары бүләк тапшырылачак

Башкортстанның биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән 60 тан артык хатын-кыз “Ана даны” медале белән бүләкләнәчәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тиешле указга кул куйган. Документ хокуки мәгълүмат порталында басылган.

Башкортстанда  күп балалы 60 тан артык хатынга югары бүләк тапшырылачак
Башкортстанда күп балалы 60 тан артык хатынга югары бүләк тапшырылачак

Бүләкләнүчеләр арасында республиканың 30 районыннан һәм биш шәһәреннән: Октябрьский, Нефтекама, Сибай, Стәрлетамак һәм Уфадан күп балалы әниләр бар.

Медаль 1998 елда булдырылган. Шушы вакыт эчендә сигез меңнән артык хатын-кыз бүләкләнгән.

Хәтерегезгә төшерәбез, “Ана даны” медале белән бүләкләнгән күп балалы аналарга 50 мең сум акча биреләчәк. Элек бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 17 241 сум тәшкил итә иде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: