Сәнгать бүлекчәле Бәләбәй татар гимназиясе коллективы балаларда милли үзаң тәрбияләүгә җитди игътибар бирә. Ничек дисезме? Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, күркәм йолалары ярдәмендә башлангыч сыйныфлардан ук кызлар һәм малайларны бер-берсенә карата ихтирамлы булырга, бер-берең белән матур итеп сөйләшә, җырлый, бии, кирәк чакта кыю һәм ояла, милли ризыклар пешерә белергә һ.б. өйрәтә.
Боларның барсына да уку оешмасында күптәннән яшәп килгән традиция – сәхнәдә “Аулак өйләр” күрсәтү, ә аңа кадәр зур әзерлек эше алып бару аша ирешелә.
Ноябрьдән үк уздырыла килгән бу матур чараны бу юлы 2 б (класс җитәкчесе Ольга Исламгулова) , ә аннары 5 б (җит.Финзирә Шакирова) сыйныфы укучылары күрсәттеләр.
Тамаша залында утырган әти-әниләрне, килгән башкаларны таң калдырды балаларның осталыгы: ул биеделәр алар, ул капма-каршы да, бергә кушылып та җырладылар, уеннар уйнаганда “җәза алып” аерым-аерым да һөнәрләрен күрсәттеләр.
Ә сәхнәдәге аулак өйнең күркәм җиһазланышын, милли киемле кызлар-егетләрнең матурлыгын әйтеп торасы да юк!
Ике сыйныфның да “Аулак өй” программасы бик бай булды. Капма-каршы төртмә сүз әйтеш дисеңме, халык мәкальләрен искә төшерүме, борынгы “Йөзек салыш”, “Түбәтәй” уеннары – барсы да күңелләргә хуш килде.
Әйтергә кирәк, бу чарадан бер генә бала да читтә калмый, “Аулак өй”нең бер максаты – һәр баланы кыю, кеше арасында үз-үзеңне тота белергә дә өйрәтү.
Шатландырган тагын бернәрсә: гимназия укытучылары Тимерхан белән Гүзәл Әхмәтовлар балаларга борынгыдан килгән күңелле-дәртле һәм моңлы татар халык җырларын өйрәтсәләр, бию осталыгына өйрәтүче укытучылар Әлфия Меркулова белән Энҗе Багаутдинова татар халык биюләренә өстенлек бирәләр. Гомумән, балаларны әзерләгән һәркемгә, укучыларның үзләренә, ата-аналарга рәхмәтле булып калды тамаша кылган һәркем.
Сөенечле бер хәл әлеге чараны тагын да баетты. Бәләбәй “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Галия Әхмәтшина, шушындый күңелле “Аулак өйләр” күрсәткәндә дә кирәге чыгар дип, картәнисеннән әнисенә калган, ә әнисе аңа бүләк иткән борынгы кул эшләрен – кадерле ядкәрләрне гимназия музеена тапшырды. Чигүләр, киндер сөлгеләр һәм ашьяулык, чаршау, сугылган палас һ.б. күптәнге булсалар да, күзләрнең явын алып торалар.
– Сез безне бик шатландырдыгыз, Галия ханым. Безнең этнографик-туган якны өйрәнү музеена алар бик-бик кирәк. Әлеге музей ата-бабаларыбызның, безнең халкыбызның борынгы тормышын чагылдыручы кадерле мирасханә, – дип ихлас рәхмәтен белдерде музей җитәкчесе Регина Әхлис кызы Гомәрова. Ул залда утырган башкаларның да шундый әйберләрне (әгәр булса) музейга тапшыруларын үтенде.
Менә шулай, бездә аулак өйләр бик күңелле, истә калырлык үтә. Халкыбызның традицияләрен, йоалаларын балалар күңеленә салып саклаганың өчен рәхмәт сиңа, гимназия!