Программада саф һавада уеннар, иң тәмле коймак конкурсы, чәү эчү, биюләр булды.
Бәйрм кышкы уеннардан башланды. Ике командада катнашучылар җитезлектә, тизлектә ярышты, көч сынашты. Уеннар барганда күңелле көйләр яңгырады, тамашачылар көч биреп җанаттылар, ә самовар кайнар чәй белән “сыйлады”. Әлбәттә, дуслык җиңде!
Аннары барыбыз бергә коймаклардан авыз иттек. Оста хуҗабикәләр аның ниндиләрен генә пешермәгән – ул исләре, ул тәмлелекләре, авызда эриләр. Монда ук, урамда, башлап йөрү төркеме табадан төшкән кайнар тәбикмәкләр белән дә сыйлады катнашучыларны. Бу конкурс тәмле, туклыклы,кызыклы булып чыкты.
Балалар да, өлкәннәр дә жюри әгъзалары булдылар. Конкурста җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.
Бәйрәмгә килгәннәр яхшы кәеф, якты хис-тойгылар алдылар, үзләрен теләсә нинди бурычларны үтәргә сәләтле бер коллектив итеп тойды. Димәк, балаларыбыз мохтаҗ булган уен мәйданчыгы да булыр, алла бирсә.
Раушания Гайсина, инициатива төркеме җитәкчесе.