Новости
16 Февраля 2023, 04:37

Китап – иң яхшы бүләк!

Русиядә, дөньяның башка илләрендәге кебек, 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне билгеләнде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Китап – иң яхшы бүләк!Китап – иң яхшы бүләк!
Китап – иң яхшы бүләк!

Бу көнне  безнең газета журналистлары Максимгорький исемендәге  токымчылык заводы усадьбасы авылындагы өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны стационар хезмәтләндерү бүлекчәсендәбулдылар.

Редакция коллективы социаль учреждениегә 100 китап бүләк итте. Мондагы китапханә рус һәм чит ил классиклары, шулай ук татар һәм башкорт язучылары әсәрләре белән тулыландырылды.

Өлкәннәрнең нинди шатлык белән безне каршы алуларын сүз белән генә аңлатырлык түгел! Алар арасында китап укырга яратучылар байтак.

Әлеге акция 17 февралгә кадәр дәвам итә.

 

 

Римма Солтанова материалы буенча.

Елена Петрова фотолары һәм видеосы.

Китап – иң яхшы бүләк!
Китап – иң яхшы бүләк!
Китап – иң яхшы бүләк!
Китап – иң яхшы бүләк!
Китап – иң яхшы бүләк!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас