Барлык яңалыклар
Новости
17 февраль 2023, 12:31

Халыкара туган тел көненә бүләк

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада тәмамланды.

Халыкара туган тел көненә бүләк
Халыкара туган тел көненә бүләк

Бәләбәй татар ги мназиясе укучылары янә төбәкара кимәлдә туган телне яхшы белүләрен күрсәтте!

14нән 16 февральгәчә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада уздырды. Укытучы һәм остаз елы кысаларынңда узган зур чараның бер максаты – туган телнең абруен күтәрү, укучыларның белемнәрен тирәнәйтү.

Олимпиадада Башкортстаннан  төбәк этапларында җиңүчеләр һәм призерлар арасыннан 27 укучы катнашты. Алар исәбендә татар гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучылары Самира Ширинова белән Гүзәл Билалова да бар ( укытучылары Резеда Гыйззәтуллина). Безнең кызлар олимпиаданың барлык теортик һәм практик  биремнәрен үтәп, туган татар телен яхшы белүләрен күрсәтеп, приз яулауга ирештеләр.

 Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары, ә укытучы-остазларга укучыларны олимпиадага әзерләгәннәре өчен  министрлыкның мактау грамоталары тапшырылды.

Туган  телнең кадерен белгән, аны яраткан мондый укытучылар һәм укучылар булганда, ул исән, ул яши!

 

Халыкара туган тел көненә бүләк
Халыкара туган тел көненә бүләк
Халыкара туган тел көненә бүләк
Халыкара туган тел көненә бүләк
Халыкара туган тел көненә бүләк
Халыкара туган тел көненә бүләк
Автор:Зәйфә Салихова.
Читайте нас: