Новости
17 Февраля 2023, 11:00

Республикада бия сөтеннән косметика җитештерә башлыйлар

Республикада бия сөтеннән косметика җитештерә башлыйлар. Русиянең Икътисади үсеш минитстрлыгы “Благзавод” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен “Благовещен” елдам үсеш биләмәсе резидентлары реестрына кертте. Компания –  елдам үсеш биләмәсенең 35 нчесе

Добавить в предпочтительные источники Google
Республикада бия сөтеннән косметика җитештерә башлыйларРеспубликада бия сөтеннән косметика җитештерә башлыйлар
Республикада бия сөтеннән косметика җитештерә башлыйлар

“Башинформ” агентлыгына Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Головтан билгеле булуынча, проектны гамәлгә ашыруга якынча 3 миллин сум салына. Акча җитештерү бинасы һәм технологик корылмалар сатып алуга  юнәлтелә. Производствоны ачу ун  яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирә.

Компания хуҗаларының елына 6500 товар җитешереп чыгару нияте бар. Аларны сәүдә челтәрләрендә, шулай ук күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә сатарга ниятли.

Продукциядә  бия сөтеннән тыш, табигый үсемлек һәм мал компонентлары файдаланыла.

Фото:Олег Голов/vk.com

Башинформ буенча.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас