Барлык яңалыклар
Новости
17 февраль 2023, 12:00

Шаляпин музее ачыла

Киләсе ел язында Уфада Шаляпин музеен ачулары ихтимал.  Бу хакта хөкүмәтнең Республикага идарә итү үзәгендә узган оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Шаляпин музее ачыла
Шаляпин музее ачыла

Республика җитәкчесе сүзләренчә, музей өчен Валериан Альбанов исемендәге котыпчылар музее янындагы бина сайланган.

“Быел без мөһим юбилей – бөек рус җырчысы Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуын билгелибез. Аның иҗат юлының байтак өлеше Уфада үткән. Һәрхәлдә, ул монда башлаган. Уфада Шаляпин музее өчен 70 миллион сум салынган. Киләсе елның язына яки күренекле җырчының киләсе туган көненә шушы музейны ачарга кирәк, – диде Радий Хәбиров.

Башкортстан башлыгы бүген опера һәм балет театрында күренекле җырчының тууына 150 ел тулуга арналган тантаналы чара булачагын да хәтергә төшерде.

“Башинформ” буенча.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: