Барлык яңалыклар
Новости
20 февраль 2023, 12:00

Әбием сандыгында ниләр бар?..

Үзәк Мәдәният сараенда фольклор иҗатына аерым урын бирелә.

Әбием сандыгында ниләр бар?..
Әбием сандыгында ниләр бар?..

Халыкара туган тел көне алдыннан халык тематикасына чираттагы чараны Рәзидә Ибатуллина җитәкчелегендәге “Акчарлак” татар җыры ансамбле оештырды. “Әбием сандыгы” исеме белән аталган кич утыру яшь тамашачыларны  нәфис сүзгә  һәм җыр-моңга бай татар иҗаты  бебелән таныштырды.

Валерий Гайнетдиновның баянда уйнавына кушылып татар җырлары җырланды. Сәхнә осталары балаларга йорт иясе, салкын тигәндә девалану чаралары –халыкның алтын киңәшләрен бәян иттеләр. Күз явын алып торган кул эшләрен күрсәттеләр, тәмлекчәләр белән сыйладылар.

Светлана Шириня.

Алексей Везбердев фотолары.

Әбием сандыгында ниләр бар?..
Әбием сандыгында ниләр бар?..
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: