Елның салкын фасылында да авыл кешеләренең мәшәкатьләре җитәрлек. Механизаторлар язгы чәчүгә әзерләнә – кирәкле техниканы юнәтәләр. Район хуҗалыкларында бар җирдә терлекләрне кышлату бара, ә бу мал караучылардан көн саен аларны тәрбияләүне, кайгыртуны таләп итә. Хәзер сыерларның күпләп бозаулаган вакыты да, димәк, яшь бозауларны карау мәшәкате дә өстәлә. Аграрийлар әйтүенчә, иң мөһиме – үрчемнәрнең сакланышын тәэмин итү, югалтуларга юл куймау. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыкларының артым алу, савымны арттыру һ.б. җәһәтеннән киләчәктә нәтиҗәле эшләве менә шуларга бәйле.
Район хакимияте авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматлары буенча, бүгенгә район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 120 сыер бозаулаган, крестьян-фермер хуҗалыкларында – 174. К. Иванов исемендәге кооперативта (46 бозау) һәм “Миранда” җәмгыятендә (33 бозау) сыерларның бозаулавы активрак.
Хезмәттә билгеләүләренчә, малларны кышлату штат режимында бара, мал азыгы җитәрлек.
Зөлфия Гарифуллина.