

Республикада ярты миллионга якын кешенең бакча участоклары, бакчачыларның үз субмәдәнияте бар, дип билгеләде Башкортстан Башлыгы. Төбәктә – 1,5 мең бакчылык ширкәте. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан илдә алтынчы урынны били.
Быел бакчачыларның проблемаларын хәл итүгә ярдәм суммасын 250 миллион сумга кадәр арттыру каралган.
Башкортстанда бакчачыларга финанс йөкләмәсен киметү өчен властьлар ширкәт биләмәсе чикләрендә кадастр эшләренә, контейнер мәйданчыларын урнаштыруга, шулай ук проект-смета документациясен әзерләүгә һәм дәүләт экспертизасын үткәрүгә чыгымнарның 90% капларга карар итте.
“Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын көйләү” дәүләт программасы чикләрендә 2023 елда чыгымнарны компенсацияләүгә Башкортстан казнасыннан 50 миллион сум каралган.
Фото:Валерий Шахов.
“Башинформ” буенча Зәйфә Салихова әзерләде.