Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль 2023, 12:00

Үзбәкстанның Фәрганә шәһәрендә Муса Җәлилне искә алуга багышланган кичә булды

Үзбәкстанның Фәрганә шәһәрендә 24нче гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби кичә үткәрделәр. Ул күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 117 еллыгына багышланган иде.

Үзбәкстанның Фәрганә шәһәрендә Муса Җәлилне искә алуга багышланган кичә булды
Үзбәкстанның Фәрганә шәһәрендә Муса Җәлилне искә алуга багышланган кичә булды

Укучылар шагыйрьнең танылган шигырьләрен укыды, ә «Күбәләгем» ансамбле татар телендә җырлар башкарды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәне Фәрганә өлкәсе Татар мәдәни үзәге белән Фәрганә дәүләт университетының филология кафедрасы оештырды.

“Татаринформ” буенча

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: