Көн тәртибендә – бер мәсьәлә: “2022 елда Бәләбәй муниципаль районының социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында”.
Район депутаталары, шулай ук чакырылган предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, хакимиятнең структура подразделениеләре, муниципалитетлар җитәкчеләре алында Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев отчет доклады белән чыгыш ясады.
Үзенең 40 минутлык чыгышында район хакимияте җитәкчесе район тормышында 2022 елда булган мөһим хәл-вакыйгаларны яктыртты һәм быелгы елга бәләбәйлеләрнең икътисади һәм иҗтимагый тормышы үсешендә төп юнәлешләрне билгеләде.
Утырыш эшендә,ул МР Советы рәисе Сергей Лущиц җитәкчелегендә узды, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Тимур Гыйлмияров, Антон Матренин, Марат Шафиков катнаштылар.
Светлана Шириня материалы буенча.
Елена Петрорва фотосы.