Барлык яңалыклар
Новости
27 февраль 2023, 23:58

Ишембайда Бөек Ватан сугышы ветераны 103 яшен билгеләде

Ишембай районында Бөек Ватан сугышы ветераны Нуретдин Хисаметдиновка 103 яшь тулды. Урындагы хакимият башлыгы Азат Ишемгулов йөзьяшәрне туган көне белән котлады.

Ишембайда Бөек Ватан сугышы ветераны 103 яшен билгеләде
Ишембайда Бөек Ватан сугышы ветераны 103 яшен билгеләде

“Башинформ” хәбәр итүенчә, Нуретдин Кашафетдин улы 1940 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Аннан шунда ук фронтка китә, 1949 елда гына өенә кйта.

Чаңгы батальонында, сигнал гаскәрләрендә хезмәт итә, табиб була. Мәскәүне саклауда, Курск сугышында катнаша. Берлинны штурмлый, Эльбада союздашлар белән очраша. Өч тапкыр яралана. Югары Башкомандуюий Иосиф Сталинныңң 18 мактавына лаек була. Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, “Батырлык өчен” һәм башка  медальләр, хәрби наградалар белән бүләкләнә.

“Башинформ “ буенча Зәйфә Салихова әзерләде.

Фото есть в башкирском сайте—103 года Нуретдину Хисаметдинову

Ишембайда Бөек Ватан сугышы ветераны 103 яшен билгеләде
Ишембайда Бөек Ватан сугышы ветераны 103 яшен билгеләде
Автор:Зайфа Салихова
Читайте нас: