Дәүләт башлыгы Русия мәгарифендә, тормышның бөтен өлкәләрендәге яңа таләпләрне исәпкә алып, әһәмиятле үзгәрешләр өлгерүенә инана.
– Совет белем бирү системасының һәм соңгы уньеллыклар тәҗрибәсен бергә кушарга кирәк, – дип билгеләде Путин.
Русия белем бирүнең икенче системасына күчкәч, яшьләргә проблемалар түгел, яңа мөмкинлекләр барлыкка килерга тиеш, дип сызык өстенә алды. Әле университетларда укучы студентлар шунда ук гамәлдәге программалар буенча укуларын дәвам итә, ә алынган дипломнар шулай ук легитимлы булачак, дип аныклык кертте ул.
Тар белгечләр вузда укыганнан соң укуларын магистратурада һәм ординатурада дәвам итә алалар.
Фото ачык чыганаклардан.