Барлык яңалыклар
Новости
28 февраль 2023, 16:24

Ярдәм фонды булдырыла

Махсус операциядә һәлак булган яугирләрнең гаиләләренә һәм ветераннарга адреслы ярдәм фонды булдырыла.

Ярдәм фонды булдырыла
Ярдәм фонды булдырыла

Бу хакта Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында белдерде. Фонд бердәм тәрәзә принципы буенча эшләячәк. Быел аның бүлекчәләре илнең барлык төбәкләрендә дә ачыла. Ветераннарга, хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләренә ярдәми итәр өчен махсус фонд булдыру власть органнарыннан җаваплылыкны алмый,  диде ил президенты.

Президент  илнең Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре өчен махсус  куртымга бирү программасын тормышка ашыра башларга тәкъдим итте. Алар өчен ставка базардагыга караганда күпкә түбән була, торак өчен түләүнең байтак өлешен дәүләт үз өстенә ала.

“Башинформ” буенча.

Фото ачык чыганаклардан.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: