Барлык яңалыклар
Новости
2 март 2023, 14:00

Радий Хәбиров Башкортстаннан Төркиядә эшләгән коткаручыларны бүләкләде

Башкортстан Башлыгы оператив киңәшмәдә Төркиядә җир тетрәү сөземтәләрен бетерүдә катнашкан коткаручыларны бүләкләде.

Радий Хәбиров Башкортстаннан Төркиядә эшләгән  коткаручыларны бүләкләде
Радий Хәбиров Башкортстаннан Төркиядә эшләгән коткаручыларны бүләкләде

“Мин безнең барлык отрядка рәхмәт белдерәм. Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү –  безнең республиканың традициясе. Ярдәм урынлы һәм югары профессиональ булды.  Алты кешене, шул исәптән ике баланы, коткаруыгыз бик мөһим. Сез катлаулы шартларда эшләдегез. Без шулай ук Төркиягә –  25 тонна һәм Сүриягә 18 тонна гуманитар ярдәм озаттык”, – диде Радий Хәбиров.

Чыганак: Башинформ .

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: