Барлык яңалыклар
Новости
3 март 2023, 14:00

Санкт-Петербургта Каюм Насыйриның туган көненә багышланган кичә булды

Санкт-Петербург шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясенең Татар мәдәни үзәгендә «Мәңгелек рыцарьлары. Каюм Насыйри» дигән чара узды.

Санкт-Петербургта Каюм Насыйриның туган көненә багышланган кичә булды
Санкт-Петербургта Каюм Насыйриның туган көненә багышланган кичә булды

Ул «Татар кунак йорты»ның мәдәни-агарту проекты кысаларында үткәрелде һәм күренекле татар мәгърифәтчесе, галим Каюм Насыйриның 198 еллыгына багышланды.

Кичәне «Ак калфак-Нева» рәисе, Казан федераль университетының Каюм Насыйри институты филиалы методисты Фирая Рәшитова оештырды һәм үткәрде. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге әлеге чараларны әзерләүдә һәм оештыруда ярдәм күрсәтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада катнашучылар Каюм Насыйри музее интерьерларын, Каюм Насыйри музееның уникаль экспозицияләрен карады.

“Татаринформ” буенча

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: