Авторлар әйтүенчә, закон проекты яшьләрдә илсөярлек хисләрен үстерү һәм тарихны өйрәнүнең мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү өчен әзерләнгән.
“Башинформ” хәбәр иткәнчә, Башкортстанда Җиңү көнендә дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары биналарына Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының дәүләт флаглары, муниципаль берәмлек флагы белән бергә Җиңү Байрагының күчермәләре дә эленә. “Башкортстан Республикасы ачык власть органнарының Җиңү байрагы күчермәләрен куллануы турында” закон проектын Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары беренче укуда кабул иткән иде.
Чыганак: “Башинформ”.